Алдынгы компетенцияләр буенча яңа остаханәләр - уңышка юл!

2020 елның 31 октябре, шимбә

28 октябрьдә Әлмәт политехника техникумында «Мәгариф» милли проекты кысаларында WorldSkills Russia стандартлары буенча оештырылган алдынгы компетенцияләр буенча биш остаханә үз эшчәнлеген башлады.

Остаханәләр төзү һәм алар өчен җиһазлар сатып алу АПТ 2019 елда откан "Һөнәри белем бирү оешмаларына матди-техник базаларының заманча таләпләргә туры килүен тәэмин итү максатларында дәүләт ярдәме" чарасын гамәлгә ашыру барышында федераль бюджеттан грант акчасына башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International