Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 31 октябрьгә 98,45% ка үтәлгән.
Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, 613 йортта капремонт эшләре тәмамланган, шуларның 424е ДТИ тарафыннан кабул ителгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.