Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәтнең баш табиблары «Яз гүзәле» бәйгесендә катнашты
2013 елның 6 марты, чәршәмбе
Хатын-кыз ул - күңеленнән илаһи нур бөркелүче, энтузиазм хисе ташып торган, күркәм холык-фигыльгә ия, төпле киңәш бирүче, авыр вакытларда иң беренче булып ярдәмгә килүче, һәрберебез өчен терәк-таяныч булган гүзәл зат.
Сәламәтлек саклау идарәсенең яшьләр комитеты тарафыннан оештырылган «Яз гүзәле» бәйгесендә әнә шундый сыйфатларны үзләрендә туплаган җиде гаҗәеп гүзәл шәфкать иясе көч сынашты.
Кызларга көч биреп торырга, ягъни алар өчен «җан атарга» килүчеләр бу көнне искиткеч манзараның шаһиты булдылар. Ярышучылар иң беренче эш итеп үзләре белән таныштырды, аннары хуҗабикә буларак осталыкларын, җыр-биюгә маһирлыкларын күрсәтте, хәтта сумкалары эчендә ниләр барлыгын дөньяга ачып салырга да туры килде аларга.
Хатын-кызлар бәйрәме якынлашкан көннәрдә үткәрелгән әлеге мавыктыргыч бәйгенең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин рәислегендәге таләпчән жюрие, билгеле инде, көчле җенес вәкилләреннән – Әлмәт дәвалау-профилактика учреждениеләренең баш табибларыннан гыйбарәт иде. Бәйгедә катнашучылар мөлаемлыклары, ягымлы елмаюлары, оялчан гына керфек сирпүләре, шул ук вакытта табигыйлекләре белән дә жюри әгъзаларының да, тамаша кылырга килүчеләрнең дә күңелен эретә алды.
Табиб-стоматолог Ләйсән Вагыйзова «Нәфислек өлгесе», Әлмәт үзәк район шифаханәсеннән Руфина Нургатина «Сөйкемлелек өлгесе» булып танылдылар. Наркология диспансерыннан Лилия Трофимова исә сәхнәгә аяк басуының беренче минутларыннан ук «Яз гүзәле» исеменә лаек булуын дәлилли алды. Ул 2002 елда психоневрология диспансерында эшли башлый. Аннары кыска гына вакытка медицина өлкәсеннән тайпылып тора, балалары Диана белән Ильяны тәрбияләү буенча декрет ялында була. 2010 елдан – чакыру буенча Әлмәт наркология диспансерында медицина статистигы. Элек бик оялчан идем, балалар туганнан соң чәчәк кебек «ачылдым», ди ул үзе турында. Ире Сергейның да хатынын өзелеп яратуы күренеп тора. Тамашачылар боларның барысын да күреп сокландылар.
Бәйге ахырына якынлашканда анда катнашучы гүзәл затларның үз куллары белән әзерләгән тәм-томнарын күрү беркемне дә битараф калдырмады - Яшьләр үзәгенең залы моңарчы һичкайчан күрелмәгәнчә көчле алкышларга күмелде. Жюри рәисе Равил Хәйруллин да бүләкләү тантанасы вакытында соклану хисләрен яшерә алмады. «Кадерлеләребез! Сез безгә елмаю, яшәү шатлыгы бүләк итәсез, батырлыкларга рухландырасыз, ярата һәм яраттыра беләсез, һәм шуның белән сез көчле дә. Без сезне олы җанлы, изге күңелле булуыгыз, ярдәмчеллегегез өчен хөрмәт итәбез. Һәрвакытта да шундый булып калыгыз!» - диде ул.
Л.Сабитова
сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз