ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстан Республикасында 2 млн 197 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган

2020 елның 24 октябре, шимбә

Торак төзелеше программалары буенча 23 октябрьгә республикада 2 млн 197 мең кв.метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 74% ы, узган ел белән чагыштырганда 18,5% ка күбрәк.

2 атна эчендә торак тапшыру динамикасы 60 мең кв. метр тәшкил итте. Биектау, Тукай һәм Апас районнарында торак тапшыру планы үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International