Әлмәттә табибка өйдән торып кына язылып булачак

2013 елның 5 марты, сишәмбе
Тиздән шәһәрдә медицина учреждениеләрендә табиб-белгечләргә эләгү өчен талон алуга чират торулар бөтенләй бетәчәк. Бу уңайдан аларның һәрберсендә терминаллар эшләтеп җибәреләчәк. Чиратлар иң күп булган стоматология поликлиникасына да мөрәҗәгать итү җиңеләячәк.

Чехов урамындагы стоматология поликлиникасының баш табибы Шәүкәт Усмановның әйтүенә караганда, терминал 1 июльгә кадәр эшли башларга тиеш. Димәк, биредә дә электрон хезмәтләрдән файдаланырга мөмкин булачак. Интернет булганнар табибка өйләреннән чыкмыйча гына да языла алачак. Бүген беренче катта инфомат урнаштырылган, компьютерлар сатып алынган.

– Дөрес, элек иртәнге сәгать 5 тә үк килеп чират алалар иде, – дип килеште баш табиб. – Хәзер табибка телефон аша да язылырга мөмкин. Кичектергесез ярдәм сорап килгәннәргә шунда ук ярдәм күрсәтәбез.

Поликлиникада сменасына 520 кешегә хезмәт күрсәтелә. Алар арасында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә бар. “Һәркем куллана алырлык әйләнә-тирә мохит” программасын тормышка ашыру кысаларында бөтен таләпләргә туры китереп пандус ясалган. Алар өчен беренче катта аерым кабинет булдырылган. I төркем инвалидларга стоматология хезмәтенең барлык төре дә өйләрендә генә күрсәтелә. Шуңа да карамастан, поликлиникага үзләре коляскада килүчеләр дә бар. Дөрес, алар күп түгел, елына иң күп дигәндә дүрт кеше була.

Поликлиниканың яңаруы да игътибарны җәлеп итте. Беренче-өченче катларга, бүлекләргә ремонт ясалган, түбә яңартылган, яңа җиһазлар сатып алынган икән.

Әлеге стоматология поликлиникасын бушлай хезмәт күрсәтүче бу юнәлештәге бердәнбер учреждение дисәң дә була. Пенсионерлар, аз тәэмин ителгәннәр туп-туры монда килә. Түләүле хезмәтләр күрсәтмичә дә булмыйдыр. Аннан кергән сумманың ел саен 1 миллионы ремонтка җибәрелә. Изге күңелле, медицина хезмәте күрсәтүләр сыйфатының башка шартларга да бәйле булуын аңлап, төзекләндерүдә ярдәм кулы сузучыларның булуы күңелне сөендерә.

Ирина Апачаева
"Әлмәт таңнары" газетасыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International