Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакансияләр ярминкәсе үткәрә

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 23 октябрендә 9.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге “Барлык теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе” үткәрә.

Килүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: сату буенча менеджер һәм белгеч, автомобиль йөртүче, кондуктор, автомобиль мойщигы, тәрбияче, биналарга хезмәт күрсәтү буенча эшче, агрегатларны ремонтлау буенча слесарь, слесарь-электрик, суүткәргеч челтәрләрне әйләнеп үтүче, авария-торгызу эшләре слесаре, токарь, инженер һәм башкалар.

Килүчеләр шәһәрнең предприятие һәм оешмаларында буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат ала, ярминкәдә катнашучы предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар мәсьәләләре буенча фикер алыша алачак. Шулай ук эзләүчеләрнең мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турында белү мөмкинлеге булачак.

Сезне адрес буенча көтәбез: Герцен ур., 86 А

Белешмәләр өчен телефон  32-34-95.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International