"Алтын алма турында әкиятләр" Әлмәт шәһәрендә "Татнефть" компаниясе инициативасы буенча стрит-артны тикшерү институты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган биш еллык паблик-арт программасы.
Проект нефть төбәге тарихы һәм аның халкы турындагы эпос булып тора, ул шәһәр диварларына күчерелгән һәм гомуми велосипед маршруты белән кушылган, төрле илләрдән чакырылган экспертлар һәм рәссамнар төркеме катнашында гамәлгә ашырыла. Рәссамнар иллюстрацияләгән барлык тарихлар Әлмәт районында җыелган яки Татарстанның гомуми мәдәни-тарихи мирасы фрагментларыннан гыйбарәт.