COVID-19 авырулар белән эшләүче медикларга стаж икеләтә күләмдә исәпкә алыначак

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

Россия Пенсия фонды идарәсе (районара) коронавирус йогышы һәм коронавирус шикле пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә хәбәр итә, РФ Хөкүмәтенең 6.08.202020 ел, № 1191 карары белән 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәр эш чорларын исәпләүнең аерым тәртибе билгеләнгән.

Медицина хезмәткәрләренә ташламалы иминият стажы индивидуаль (персональләштерелгән) исәпкә алу белешмәләре нигезендә расланачак. Ә яңадан исәпләү документларына үзгәрешләр керткәнче - эш бирүченең билгеләнгән тәртиптә бирелә торган документлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International