44 нче кышкы спартакиада җиңүчеләре билгеләнде

2013 елның 2 марты, шимбә
Бүген, 2 март көнне, Миннебай җирлегендә авыл яшьләренең 44 нче кышкы спартакиадасы үтте. Сәламәт яшәү рәвеше һәм спортны үз итүче яшьләребезнең елдан – ел артуы, спорт ярышларының рух берлеге һәм дуслыкка нигезләнгән уртак бәйрәмгә әверелүенә этәргеч булып тора. Быелгы 44 нче кышкы спартакиаданың тагы дүрт айдан мәркәзебез Казанда узачак Универсиада кысаларында уздырылуы чараның әһәмиятен тагы да арттыра.

Спорт бәйрәме Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салиховның тәбрикләве белән башланып китте.
– 1968 елда Яңа Кәшер авылында беренче тапкыр авыл яшьләре спартакиадасы уздырылган иде. Күпме вакыт үтүгә карамастан, республикабыз авылларында мондый чара үткәрү әле дә уникаль күренеш. Шушы еллар эчендә район һәм шәһәр җитәкчелеге нефтьчеләребез ярдәме белән һәрбер авылда спорт белән шөгыльләнү өчен бер дигән материаль база булдырылды, спорт заллары, кортлар, башка социаль объектлар сафка бастырылды. Спортны үстерүгә үзеннән өлеш керткән һәр кешегә мин олы рәхмәтемне белдерәм, – диде ул. Район башлыгы авыл җирлекләрендә төрле спорт бәйгеләренең ел дәвамында алып барылуын, сайлап алу турларында 2500 дән артык кеше катнашуын да билгеләп үтте.

Ярышларга килүчеләрне бәйрәмнең кунагы, Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров та сәламләде. “Бүгенге чараны спорт, физик культура өлкәсендә югары бер күрсәткеч буларак бәялим”– дип ассызыклады ул үзенең чыгышында. Юбилейлар елында тагы да тырышып эшлик, тормыш дәрәҗәсен яхшыртыйк,– дигән теләкләрен җиткерде.

Спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга керткән хезмәтләре өчен башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин, Яңа Нәдер авылы җирлеге башлыгы Сирень Миннебаев, Тайсуган авылы җирлеге башлыгы Марсель Мостафин, Мәгариф идарәсенең баш белгече Ринат Хәсәнов, “Ямаш УТТ” оешмасыннан Марат Яруллин, “СМП–Нефтегаз” ҖЧҖ лаборанты Ольга Коняшина, Кичуй урта мәктәбе физкультура укытучысы Гүзәлия Степанова, Яңа Кәшер урта мәктәбе укытучысы Оксана Шәйхуллова, “Әлмәт– Автодор” ҖЧҖ машинисты Константин Логашев Совет һәм башкарма комитетның Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

44 спартакиаданың флагын күтәрү хокукы узган елгы ярышларның җиңүчеләре, Яңа Кәшер һәм Кичуй авылы җирлеге башлыклары Лилия Гыйниятуллина һәм Галина Тумановага бирелде. Факелны җаны – тәне белән спортка гашыйк, татар– башкорт көрәше буенча тренер Марат Яруллин кабызды.

Авылның төрле урыннарында дәвам иткән ярышлар бик киеренке һәм нәтиҗәле булды. Хоккей, чаңгы ярышлары, милли көрәш кебек спорт төрләре тамашачыларның иң яратып карый торган уеннары дисәк тә була. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт программасы бәйрәмне тагы да ямьләндерде.

Һәрбер спорт төре буенча җиңүчеләр билгеләнеп, аларга бүләкләр бирелде. Ат ярышларында беренчелекне Түбән Мактамадан Илдар Махмуров яулады, милли көрәш буенча абсолют батыр булып, шулай ук, мактамалы Марсель Вәлиев калды. Хоккей буенча Бишмунча командасы –III, Миннебай–II, Габдрахман –I нче урынга чакты.

Гомуми команда нәтиҗәләре буенча халык саны 800 кешедән ким булган авыллар урыннарны түбәндәгечә бүлеште: III урын – Клементейкино, II урын – Б.Никольский, I урын - Кичуй.

Халык саны 800 кешедән артык булган торак пунктлар арасында III урын – Миннебай, II урын– Кәләй, I урын– Яңа Кәшер авылларына бирелде.
Киләсе елга , 45 нче кышкы спартакиада үткәрү урыны итеп Кичуй авылы җирлеге билгеләнде, аның җитәкчесе Галина Туманова ярышларның флагын кабул итеп алды.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International