2013 ел Универсиадасы уты - Хабаровскида

2013 елның 1 марты, җомга
 Хабаровскига 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада уты эстафетасы килде.

Край башкаласына факелны Вдадивостоктан китерделәр.

Хабаровски буенча 30 факел йөртүче Универсиада уты белән йөгереп чыкты. Алар -уңышларга ирешкән студентлар, яхшы укучылар, төбәкнең танылган җәмәгать эшлеклеләре, төбәк вузлары ректораты һәм администрациясе вәкилләре.

Ерак Көнчыгыш дәүләт физик культура академиясендә Универсиада утын кабызу тантанасы булды.

“Универсиада – ул барыннан да элек студентлар чарасы. Моннан тыш, Хабаровски – студентлар, шулай ук спорт шәһәре дә. Факел йөртүчеләр илнең көнчыгышыннан көнбатышына таба йөреп Россиянең 29 эре студентлар үзәгендә булачак. Эстафета 60 меңнән артык км узып, 6 июльдә, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада ачылган көндә Казанда финиш алачак”, - дип билгеләп үтте тантанада Казан вице-мэры Ләйлә Фазлыева.
 Универсиада Ерак Көнчыгыш дәүләт физик культура академиясендә 27 мартка кадәр булачак. Теләүчеләр фотога да төшә ала, дип хәбәр итә «Татар-информ.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International