Әлмәттә битлек режимын бозучыларны ачыклау буенча рейдлар дәвам итә

2020 елның 9 октябре, җомга

Бүген полиция хезмәткәрләре, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, җәмәгать транспортында битлек режимын бозуларны, шул исәптән такси, шулай ук гражданнарның сулыш алу органнарын индивидуаль саклану чараларыннан (битлекләр, ресираторлар) файдаланмыйча сәүдә объектларында булуларын ачыклау буенча чираттагы рейдлар үткәрделәр.

Куркынычсызлык чараларының (битлекләрне яки ресираторларны кию, кулларны антисептик эшкәртү, дистанцияне үтәү) үз сәламәтлегебезне, якыннарыбызның сәламәтлеген саклау һәм авырулар санының артуын тоткарлау өчен кирәклеген аңлау бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International