Мең тормышка тиңдер ул - сәхнәдә узган гомер

2013 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе
27 февраль көнне Әлмәт татар драма театрында тагы бер юбилей кичәсе гөрләп узды. Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Зарипов Фоат Фәхретдин улына 60 яшь тулды. 70 еллык тарихы булган Әлмәт театры сәхнәсендә 35 ел хезмәт куйган, 35 театр сезонында актив иҗат эше алып барган әлеге мөхтәрәм шәхесне тәбрикләргә республикабыздан, күрше төбәкләрдән кунаклар, сәнгатькә гашыйк тамашачылар килде.

Гомерен мәдәнияткә, рухи агартуга багышлаган Фоат Зарипов тарафыннан тудырылган образлар кабатланмас, бары тик аның эчке матурлыгы, темпераменты белән баетылганга гына үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Ходайдан бирелгән сәләт, еллар дәвамында чарланган осталык һәм, әлбәттә инде, хезмәт белән сугарылган камиллеккә омтылыш артистның иҗатын зур, тирән иткән. Артист катнашында сәхнәдә куелган әсәрләрдән өзекләрне караганнан соң, тамашачыларның аңа булган соклану хисе тагы да артты.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Наҗия Хәйдәрова юбилярга Мәҗит Салихов исеменнән котлаулар ирештерде.

–Сез Әлмәт театр сәнгатенең үсешенә үзегездән лаеклы өлеш керткән, киң профильле, бай рухлы артистыбыз, театрның йөзек кашы, – дип ассызыклады ул чыгышында. Хезмәтләре өчен барлык тамашачылар, әлмәтлеләр исеменнән олы рәхмәт сүзләрен әйтеп, башкарма комитет, Советның Мактау грамотасын тапшырды. Мәдәният министрлыгыннан бүлек җитәкчесе урынбасары Самат Фәтхуллин мөхтәрәм артистка Республиканың Премьер–министры Илдар Халиковның Рәхмәт хатын алып килгән. Ул татар театры сәнгатендә үз йөзе, үз урыны булган Фоат Зариповка яңа рольләр, иҗади уңышлар теләде.

Юбилей кичәсе мәртәбәле кунакларның күп булуы белән аерылып торды. Актерны котларга Камалдан Ирек Баһманов,Тинчурин, Яр Чаллы, Минзәлә, Түбән Кама, Бөгелмә, Сибай театрларыннан иҗатташ дуслары, театр әһелләре берлеге вәкилләре, туган төбәгеннән якташлары– Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин да килгән иде.

“Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең “Рухият” фонды котлауларын “Хәзинә” газетасы баш мөхәррире Илшат Мингәрәев җиткерде.

Театрның башлангычы – драматург. Юбилярны хөрмәт иткән, аңа атап рольләр язган күренекле драматург Данил Салихов Фаот Зариповка чын йөрәктән әйтелгән тәбрикләүләрен юллады.

Без, Әлмәт тамашачысы, Фоат Зарипов кебек артистыбыз булу белән гоурланып утырдык. Ни генә әйтсәң дә, йөзәрләгән образлар язмышын үз җаны аша уздырган галиҗанәп артист гомере мең тормышка тиңдер.

Ландыш ЗАРИПОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International