Әлмәттә балалар өчен шәһәркүләм Коръән бәйгесе үтәчәк

2013 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе
17нче март көнне Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Үзәк мәчетендә Әлмәт шәһәре һәм районы балалары өчен Коръән бәйгесе үтәчәк. Бәйгедә 16 яшькә кадәрле көндезге мәдрәсәләрдә укымаучы Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән укый белүче түбәндәге дүрт яшь төркемендә ир һәм кыз балалар катнашачак:

7 яшькә кадәр (2-6 яшь);
10 яшькә кадәр (7-9 яшь);
13 яшькә кадәр (10-12 яшь);
16 яшькә кадәр (13-15 яшь);

Бәйге гадел булсын өчен теркәү вакытында катнашучылардан анкета һәм яшен күрсәткән документ (туу таныклыгы) күчерелмәләре таләп ителә.
Бәйге иртәнге 9.00, теркәлү 8.00 сәгатьтә башланачак. Бәйгегә бәйле сораулар белән Әлмәт районы мөхтәсибәтенә (Ш.Мәрҗәни ур., 82А, тел: 45-71-45, 45-73-45) мөрәҗәгать итеп була.

Энҗе Хасаншина
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International