Әлмәт районында тыл хезмәтчәне Зиатдинова Әминә Солтанхуз кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Яңа Кәшер авылында гомер итүче әбине котларга шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев, Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – Татарстан Республикасының Баш дәүләт торак инспекторы Сергей Крайнов, «Опека» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Минегол Хәмидуллина килде.

Ул ире белән өч бала тәрбияләп үстерде. Бүгенге көндә уллары Наилә һәм Фаил, кызлары Рамилә, алты онык һәм тугыз оныкчыклары мәхәббәт белән яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International