Татарстан полициясе хезмәткәрләре даими рәвештә җәмәгать транспортында битлек режимын бозуларны ачыклау, шул исәптән такси, шулай ук гражданнарның сулыш органнарын шәхси саклану чараларын (битлекләр, ресираторлар) кулланмыйча сәүдә объектларында булу буенча рейдлар үткәрә.
Исегезгә төшерәбез, битлекләр режимны бозган өчен 1 меңнән алып 30 мең сумга кадәр штраф каралган. Вазыйфаи затка - 10 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга – 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салына.