Әлмәттә шәхси эшмәкәрнең 15 тәүлеккә эшчәнлеге туктатылды

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

30 сентябрьдә рейд чаралары вакытында полиция хезмәткәрләре тарафыннан махсус эпидемиологик режим таләпләрен бозу очраклары теркәлде.

Шәһәрнең 37 яшьлек кешесе өчен бу инде махсус эпидемиологик режим таләпләрен икенче тапкыр бозу. 29 июльдә Әлмәт шәһәр суды карары белән эшмәкәр 30 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International