Елховой авылы элеккечә ныклы тормыш белән яши

2013 елның 27 феврале, чәршәмбе
Елховой авылы – районыбызның табигатьнең иң гү­зәл җиренә урнашкан зур торак пунктларыннан берсе. Тирә-якка җәйрәгән Шушма елгасы бүген дә матурлы­гын җуймаган.

Авылда 363 хуҗалык исәпләнә, 915 кеше гомер кичерә. Кү­ренеп тора, Әлмәт белән бергә Елховой да үсә, төзекләнә бара, элеккечә ныклы тормыш белән яши.

– Әйе шул, үзгәрешләргә үзебез дә шатланып туя алмый­быз, – диде Елховой авыл җирлеге башлыгы Дания Хәйрис­ламова газетада авыллар турында язуыбызны дәвам итү максатыннан бирегә килгәч. – Ике ел элек кенә хоккей тарт­мачыгы ясадык, егетләр аңа шулкадәр тартылдылар, без бы­ел беренче тапкыр авыл яшьләре спартакиадасында коман­да белән чыктык. Узган ел мини-пекарня ачтык, ашханә уңышлы гына эшләп килә, авылда халыкка 8 кибет хезмәт күрсәтә. Быел икенче кварталда саклык кассасы филиалын ачарга планлаштырабыз. Балалар бакчасы, мәктәп коллекти­вы төрле бәйгеләрдә катнашып, урыннар яулап сөендерә. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, без районда балалар са­ны буенча өченче урында. Быел мәктәптә 197 укучы белем ала. Беренче сыйныфка агымдагы елга Елховойдан гына 14 бала барачак. Шулай ук узган ел табиблык амбулаториясенә федераль программа буенча капиталь ремонт ясалды. Дару­ханәбез бар. Биредә федераль ташламалар буенча да дару­лар җибәрелә. Быел монда да ремонт уздырырбыз дип тора­быз. Тагын бер зур вакыйга –федераль программа буенча клуб салына башлады, быел файдалануга тапшырылачак. Авылга килүчеләр, йорт алучылар да күзәтелә. Елховой чынлап та үсә!

– Елховойны бүген нинди проблемалар борчый?

– Авыл ул проблемасыз булмый, әле тегесе, әле монысы ки­леп чыгып тора. Күптән түгел генә яңа су башнясы куй­дык. Башняга кадәр һәм аннан Татарстан урамына чаклы суүткәргеч алыштырылды. Совет урамында да су линиясен алыштырырга кирәк. Бу бик проблемалы сорау, чөнки би­редә газ торбасы да үтә. Чүп түгү мәсьәләсе дә борчый. Дө­рес, чүп түгү өчен тугыз урында 23 контейнер куелган. Кал­дыкларны райпо җыя, акчасын ЕРРЦ аркылы түлибез. Тик чүпләрне генә вакытында алмыйлар. Контейнерлар тулып, чүпләр җиргә коелып, җил белән оча. Кузайда чүп эшкәртү­че станция төзелгәч, контейнерларны еш ала башларлар дип өметләнәбез.

– Авыл – биредә яшәүчеләрнең уртак йорты. Аның ма­турлыгы, чисталыгы иң беренче чиратта алардан то­ра. Елховойлылар өмәләрдә, зиратны чистартуда кат­нашамы, гомумән, авылны төзекләндерүгә нинди өлеш кертәләр?

– Әгәр чакырсаң, берсе дә баш тартмый, чыгалар. Зират ди­гәннән, анда да күләмле эш башкарылды: биек, зур агачлар­ны кистек. Меңгә якын шундый агачтан хәзер 49 төп кенә калды. Аларны алып, чистартып бетерергә тырышачакбыз. Узган ел ике як җыелып тугайда 420 төп биек каеннар утырттык. Күпмесе тамыр җибәргәндер, әлегә белмибез, лә­кин аларны сакларга тырыштык, янгын сүндерүчеләр бе­лән сөйләшеп сулар сиптек.

– Дания Рәҗәповна, Елховой элек суган үстерү белән дан тота иде. Авыл халкы бүген нәрсә белән шөгыль­ләнә?

– Хәзер алай сатар өчен күпләп суган үстерүчеләр бик күзә­телми. Авылда яшәүчеләр соңгы вакытта яшелчә үстерүгә караганда терлекчелеккә игътибар бирә башлады. Берничә гаилә мөгезле эре терлек асрый. Без районда шәхси ярдәм­че хуҗалыкны үстерү буенча федераль программа нигезен­дә иң күп кредит алучылардан саналабыз. Үткән ел, мәсә­лән, 37 хуҗалык 4 534 000 сумлык кредит алды. Программа эшли башлаганнан бирле, ягъни биш ел эчендә аннан 154 ху­җалык файдаланды. Алынган кредит суммасы 17 786 000 сум тәшкил итә.

– Заманында тирә-якларда да дан тоткан Елховой база­ры бүген ни хәлдә?

– Базар эшли, хәзер дә тирә-яклардан сәүдәгәрләр, сатып алучылар була. Һәр якшәмбе 4-5 әр машина терлек алып ки­ләләр, печән, фураж, төзелеш материаллары, запас часть­лар, азык-төлек, бер сүз белән әйткәндә, хуҗалыкка, йортка ни кирәк – барысы да бар. Кыскасы, Елховой яши һәм килә­чәктә дә яшәячәк!

Ирина Апачаева
"Әлмәт таңнары" газетасыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International