“Татарстанның ел укытучысы-2013” бәйгесендә Әлмәттән Гөлназ Мәмәтколова катнашачак

2013 елның 27 феврале, чәршәмбе
“Татарстанның ел укытучысы-2013” бәйгесендә Әлмәт данын 18 нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Гөлназ Мәмәтколова яклаячак.

 Бәйгенең төбәк турында “Мастер-класс” финал сынавында нәкъ менә ул җиңү яулады. Икенче урынга 20 нче урта мәктәпнең инглиз теле укытучысы Юлия Бородинчик һәм Яшьләр бистәсе мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Диләрә Гулумова чыкты. Өченчедә – 21 нче мәктәпнең шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Әхмәтҗанова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International