Табыш тиеннәрдән туплана

2013 елның 27 феврале, чәршәмбе
“Эш юк, эш табып булмый, диләр. Эшләмәсәң юк инде ул, теләге булганнарга нишләп­тер эш табылып тора” – бу сүзләрне авылларга чыккач еш ишетергә туры килә. Елхо­вой авылында туып-үскән, хәзер дә шунда берегеп яшәүче Рафис Әфләтунов та шушы фикердә.

Һәм бу хакыйкатьне исбатлап торырга да кирәкми: эш-гамәлләр күз алдында.

Узган ел авыл 136 мең литр сөт җыеп тапшырган. Рафис Әфләтуновлар гаиләсе дә байтак өлеш керткән – тапшырылган сөтнең 15687 литры алар карамагындагы маллардан савып алынган. Бү­ген сарайларында 7 савым сыер һәм 8 бозау асрала. Әле кайчан гына нефтьче булып хезмәт куйган Рафисны малларыннан аерып булмый.

– Әни гомер буе сыер савучы булып эшләде, малларны яратабыз без, шуңа мөгезле эре тер­лекләр үрчетергә алындык та, – ди ул.

Авыл җирендә яшәгән кеше зур мал асрауның ни икәнлеген яхшы белә. Моның өчен җәен ба­шыңны күтәрми печән, терлек азыгы әзерләргә кирәк. Фуражсыз да булмый. Язның бер көне ел туйдыра дигән кебек, биредә дә нәкъ шулай.

– Терлек азыгын үзебез әзерлибез, фуражны әлегә сатып алабыз. Трактор алдык. Ике улыбыз бик нык булыша, – дип аңлатма бирде хуҗа бу уңайдан.

Тамчыдан күл җыела. Әфләтуновлар моның белән килешә. Саткан сөтләренең литрына ун сум­нан райпо түләсә, район бюджетыннан биш сум күләмендә субсидия бирелә. Шулай итеп, 15 сум килеп чыга. Узган ел гаилә 74 765 сумлык субсидия алган.

Муниципалитет бүләк иткән савым аппаратына да иксез-чиксез шат алар. Сүз уңаенда шуны да билгеләп үтәсе килә, хуҗабикә шәһәрдә туып-үскән кыз. Эльмира ханым фельдшерлык амбула­ториясендә эшли. Шуның кадәр сыер саву авыр түгелме дигәч: “Аппарат булгач хәзер эш җи­ңеләйде”, - диде ул елмаеп һәм авылга килен булып төшкәненә һич кенә дә үкенмәвен әйтте. “Га­иләм менә дигән, балаларыбыз тәүфыйклы булып үсә (Әфләтуновларның кызлары да бар әле – И.А.), эшебез бар” – чынлап та, бәхет өчен тагын ни кирәк?!

Рафисның хыяллары изге. Узган ел гына башлап җибәргән эшен киләчәктә ишәйтергә исәпли ул. Планнарының тормышка ашачагына шик юк, чөнки бу гаиләнең тырышлыгы урамнан ук күренеп тора: ныклы, яхшы йорт, каралты-кура, һәр җиргә эш сөючән хуҗа кулы тигәне си­зелә. Ә, иң мөһиме, өлкәннәрне хөрмәтли белә бу гаилә – әниләре Җәүһәрия апаның урыны түрдә.

– Бик тәртипле, тырыш, үрнәк гаилә, – авыл җирлеге башлыгы Дания Хәйрисламованың Әфлә­туновларга биргән бәясе әнә шундый. Моңа авылда яшәүче башка кешеләр дә кушылды.

Ирина Апачаева
"Әлмәт таңнары" газетасыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International