Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау 85%ка үтәлгән

2020 елның 4 октябре, якшәмбе

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 5 млрд 407 млн сумлык эш башкарылган, бу 85,09% тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International