Бишенче октябрьдә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул көнне 1966 елда «Укытучыларның хәле турында» дигән халыкара киңәш кабул ителә. Бу беренче документ иде.
Укытучы булу - ул югары сәләт, үзенчәлекле талант. Һәрберебез укучыбыз иде, һәркемнең яраткан укытучысы, остазы хәтерендә калды.
Әлмәт районы мәктәпләрендә һәм бакчаларында 6000 кеше мәгарифкә зур өлеш кертә, шуларның 3000нән артыгы педагог.