«Римера» ГК (ЧТПЗ төркеменең нефть сервисы дивизионы) Әлмәт предприятиесе, нефть чыгару өчен су астына төшүче җайланмалар җитештерү буенча Россиядә иң эре предприятиеләрнең берсе, 2019 елда «Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын үтәү нәтиҗәләре буенча конкурста җиңүче дип танылды.
«Алнас» заводы «Машина төзелеше» номинациясендә бүләк алды, аны Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин тапшырды. Предприятиенең энергетика ресурсларын саклау өлкәсендәге казанышларын бәяләгәндә, завод тарафыннан җылылык һәм электр энергиясен, шулай ук табигый газ рәвешендәге ягулыкны куллану күрсәткечләре исәпкә алынды.