Өйрәнүләр авыр, ләкин “яу”да җиңел

2013 елның 26 феврале, сишәмбе
Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына кара­ганда, 2013 ел башыннан Россиядә янгыннар саны, шул исәптән халык күпләп йөри тор­ган объектларда чыкканнары арткан.

Шуны күз уңында тотып, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән ведомст­во карамагындагы учреждениеләрдә янгыннарга профилактика чаралары оештырыла. Аның чираттагысы “Перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар хастаханәсе” бинасында үтте.

9 сәгать 55 минут. Хастаханәнең беренче катындагы кабул итү бүлегенең процедуралар бүлмә­сендә кыска ялганыш булып янгын чыга һәм бина төтен белән тула. Кизү торучы шәфкать тута­шы бу хакта кичекмәстән 01 телефоны аша янгын хезмәтенә һәм дежур табибка хәбәр итә. Хаста­ханә персоналы бердәм булып тиз арада электр приборларын, электр щитын челтәрдән аера. Һәм, “Янгын чыкканда тиешле гамәлләр” инструкциясендә күрсәтелгәнчә, янгын сүндергечләр­не һәм гидрантларны әзерли.

Гадәттән тыш хәл урынына килеп җиткән янгын сүндерүчеләр, янгынны сүндерү һәм граждан­нар оборонасы, ашыгыч ярдәм хезмәте белән берлектә, 2 нче каттан, хуҗалык биналарыннан зы­ян күрүчеләрне, барлыгы 14 хезмәткәрне эвакуацияләүгә кереште. Тактик өйрәнүләр бары­шын шәһәрнең башка дәвалау учреждениеләре җитәкчеләре, гражданнар оборонасы эшләре белгечләре һәм мәгълүмат чаралары вәкилләре күзәтте.

“Мондый өйрәнүләрнең төп максаты – медперсонал тарафыннан гадәттән тыш хәлләр вакытын­дагы кичектергесез гамәлләрне хәтергә төшерү һәм гамәлдә кабатлау. “Балалар хастаханәсе бел­гечләре өйрәнүе “канәгатьләнерлек” дәрәҗәсендә” – чараның шаһиты – янгынга каршы феде­раль хезмәтнең 11 нче отряды җитәкчесе урынбасары Илсур Кашаповның бәясе шундый.

Ләйләгөл МИНАЕВА әзерләде
"Әлмәт таңнары" газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International