ПЕНСИЯ АЛДЫ ЯШЕНДӘГЕ ГРАЖДАННАРНЫҢ ХЕЗМӘТ ХОКУКЛАРЫН САКЛАУНЫ ТӘЭМИН ИТҮ ЧАРАЛАРЫ ТУРЫНДА

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү мәсьәләләре буенча белешмәлек

Гомуми нигезләмәләр.
Һәркем үз хокукларын тормышка ашыру өчен тигез мөмкинлекләргә ия. Гражданинның пенсия яшенә җитүе хезмәт хокукларында һәм ирекләрендә, шул исәптән эшкә алганда, чикләүләр билгеләү өчен сәбәп була алмый. Барлык эш бирүчеләр (физик затлар һәм юридик затлар, аларның оештыру-хокукый формаларына һәм милек рәвешләренә бәйсез рәвештә) хезмәт мөнәсәбәтләрендә һәм алар белән турыдан-туры бәйле башка хезмәткәрләр белән мөнәсәбәтләрдә хезмәт законнары һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка актлар нигезләмәләренә таянырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International