Россия Тикшерү комитеты әти-әниләргә мөрәҗәгать итте

2013 елның 25 феврале, дүшәмбе
Россия Тикшерү комитеты, сабый балаларга карата көч куллану очраклары арту сәбәпле, әти-әниләргә балаларны игътибарсыз калдырмауларын сорап, мөрәҗәгать итте.

 “Яз җитү белән психик авырулар көчәя, һәм урамнарда тотрыксыз психикалы һәм мондый җинаятьләр эшли ала торган кешеләрнең артуы мөмкин”, - дип билгеләде Россия Тикшерү комитеты рәсми вәкиле Владимир Маркин.

 “Без барыннан да бигрәк, әти-әниләрне, балалар белән эшләүче укытучыларны, педагогларны игътибарлы һәм уяу булырга чакырабыз. Сезгә маршрут куркынычсыз булып тоелса да, балаларны озату мөмкинлеген табыгыз”, - дип билгеләде Маркин.

 Ул тагын бер тапкыр “балаларга урамнарда таныш булмаган кешеләр белән сөйләшергә, чит машиналарга утырырга ярамаганлыгын аңлатырга” чакырды.
 “Бары тик без бырыбыз бергә потенциаль маньякларга һәм үтерүчеләргә балаларыбызга карата коточкыч җинаятьләр планлаштырырга һәм тормышка ашырырга комачаулый алабыз”, - дип ассызыклады Россия Тикшерү комитеты вәкиле.

 Якшәмбе көнне Уссурийск шәһәрендә 8 яшьлек Настя Луцишинаны үтерүдә шик астына алынган ир-ат кулга алынган. Кыз 19 нчы февральда мәктәптән кайтканда югалган.
2 нче февральда Татарстанда өйгә кайтканда 8 яшьлек Василиса Галицына югалды, соңыннан көчләнгән һәм үтерелгән хәлдә табылды.
9 нчы февральда Иркутск өлкәсе Шелехова шәһәре янында югалган 5 нче сыйныф укучысы Ульяна Алексеева үле килеш табылган.
19 нчы февральда Татарстанда Алабуга шәһәрендә мәктәп янында көчләнгән 2 нче сыйныф укучысы табылды.

«Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International