Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәттә Татарстан Республикасының VI ачык чемпионаты кысаларында “моржлар”ның ХХХVII традицион бәйрәме узды
2013 елның 24 феврале, якшәмбе
“Салкын суда коену организмны чыныктыра, сәламәтлекне ныгыта, төрле авырулардан профилактика чарасы булып тора”, – диде кышкы йөзү буенча калабызда 23-24 февральдә узган Татарстан Республикасының VI ачык чемпионатында һәм аның кысаларында оештырылган “моржлар”ның ХХХVII традицион бәйрәмендә катнашучылар. Шәһәр күле ике көн буе су чәчрәгән, шатлыклы тавышлардан гөрләп торды.
Әлмәт узган ял көннәрендә Алабуга, Лениногорск, Бөгелмә, Зәй, Түбән Кама, Чабаксар, Тольятти, Пермь, Ульяновск, Октябрьск, Җәлил,
Можга, Воткинск, Уфа һәм башка төбәкләрдән килгән кышкы йөзү буенча иң яхшы спортчыларны кабул итте. Кунакларның күплеге кышкы йөзүгә игътибар арта баруы турында сөйли. Нептун бәйрәмендә дә йөздән артык йөзүче катнашты. Көннең салкынлыгы алар өчен әллә бар, әллә юк. Бәйрәмне ачу тантанасында чыгыш ясап, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов та бүген сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеген, аңа өлкәннәрнең генә түгел, балаларның да җәлеп ителүенең шатлыклы күренеш булуын ассызыклады.
ТР кышкы йөзү федерациясе рәисе В.Р.Мальцев фикеренчә, салкын су бары тик көчле рухлыларны гына ярата.
Бәйрәм тамашасын карарга килүчеләр байтак иде. Алар һәрбер чыгышны сокланып күзәтте. Әнә боз өстендә Нептун, Су анасы, Көнчыгыш гүзәле, акробатика күнегүләре белән “Айсберг” сәламәтлек үзәгенә йөрүче кызлар пәйда булды.
“Моржлар” боз белән элпәләнеп торган салкын су аркылы аркан да тартышты, әлеге бәйгедә матурлык җиңде: гүзәл затлар “эһ” дигәнче баһадирларны суга тартып төшерде. Кечкенә “аккошлар”ның бозда яланаяк биюе, аннан суда йөзүләре, балаларның бозлы суда коенуы, катнаш эстафета, ачык һавада парлану шулай ук күңелле күренеш, сәламәт яшәү рәвешенә дәшү булды.
Ветераннар йөзүендә бәкедә бер буш урын калмады дисәк, ялгышмабыздыр. Гөлсинә Нурәхмәтованың кышкы йөзү белән шөгыльләнүенә 30 ел, Сергей Жуковский 28 ел йөзә, Анна Садрова Находкадан Владивостокка кадәр, Байкал аша йөзүдә катнашкан, “Алнас” ветераны Гөлсинә Габбасова, нефтебаза ветераны Галина Куликова, Мортазиннар гаиләсе һәм башкалар бертавыштан салкын суны үз итә башлаганнан соң үзләрен сау-сәламәт тоюларын, авырмауларын җиткерделәр.
Бу көнне кемнәрдер үз теләге белән “морж” булды, аларны моңа багышлау йоласы да уздырылды. Мисал өчен, “Аек Әлмәт” клубына йөрүче сигез кеше чыныгуның әһәмиятен билгеләп үтеп, салкын суда чирканчык алды. Ирексездән “морж” булучылар да күзәтелде: боз кырыенда торган фотограф аягы таеп бәкегә егылып төште, аңа ярдәмгә ашыккан икенче бер ир-атка да салкын суның “тәмен” тоярга туры килде. Нептун аларны да “морж”лыкка багышлап медаль тапшырды.
Әлмәткә чит төбәкләрдән килүчеләр калабызда ярышлар һәм мондый бәйрәмнәр оештыру өчен барлык шартлар тудырылуын, биредән күтәренке кәеф белән таралышуларын әйттеләр.
Ирина Апачаева
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз