Әлмәт сусаклагычы янындагы Дала Зәе елгасындагы территориянең мастер-планын эшләү буенча конкурска йомгак ясалды

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Бүген Әлмәт шәһәрендә Әлмәт сусаклагычының Дала Зәе елгасындагы мастер-планын эшләү буенча ачык халыкара архитектура-шәһәр төзелеше конкурсының жюри утырышы булып узды.

Ул «Татнефть» компаниясе инициативасы буенча узды. Оператор булып «ЦЕНТР» стратегик үсеш агентлыгы торды.

Финалистларның чыгышлары нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары иң яхшы проектны сайладылар.

Конкурста «Обермайер Консульт» ҖЧҖ җитәкчелеге астында консорциум җиңүче булды.

Конкурста икенче урынны «АйЭнДи Аркитектс» ҖЧҖ җитәкчелеге астында консорциум алды.

Жюри утырышы нәтиҗәләре буенча өченче урында «Ай Кью студия» ҖЧҖ җитәкчелеге астында консорциум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International