Әлмәт – беренче

2013 елның 22 феврале, җомга
Хуҗалар тыйнаклык күрсәтте, ләкин беренчелекне беркемгә дә бирмәде.

Бүген, 22 февральдә,  Әлмәттә “Ватаным Татарстан” газетасының Муса Җәлил исемендәге призына милли көрәш турниры тәмамланды. Татар көрәше дөньясында иң көчле бәйге саналган ярышта быел янә рекорд куйдылар. Әлмәттәге турнирда 57 командадан 470 көрәшче чыгыш ясады. Фаворитлар бирешергә теләмәсә дә, алар арасындагы көндәшлек ахырга кадәр дәвам итте. Ким дигәндә призерлар исемлегенә керер дип фаразланган егетләрнең җиңелүе дә күпләрне гаҗәпләндерде. Ике көн дәвам иткән бәйгедән соң Татарстан Хөкүмәте башлыгы урынбасары, Милли көрәш федерациясе рәисе Марат Әхмәтовның фаразы чынга ашты. Әлмәт шәһәренең – 60, Татар нефтенең – 70, “Ватаным Татарстан” газетасының 95 еллык юбилейларына багышланган 50 нче турнирда Әлмәт командасы – беренче, Биектау – икенче, Чаллы командасы өченче урын алды.

“Ватаным Татарстан”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International