Туган илне саклау бурычы ир-егетнең намус эше ул

2013 елның 22 феврале, җомга
Ватан сакчысы, дәүләт сакчысы... әлеге сүзләрне әйткән вакытта ук күңел горурлык хисләре белән тула. Ирексездән фашист илбасарларына каршы көчләрен аямыйча сугышкан ветераннар, Әфганстан, Чечен республикаларында халык азатлыгы өчен кан койган ир-егетләр күз алдына килә. Быел әлеге бәйрәм 22 февраль көнне “Нефтьче” мәдәният сараенда билгеләп үтелде. Район һәм шәһәребезнең асыл ир-егетләрен район башлыгы Мәҗит Салихов тәбрикләде. Әлмәт районыннан фронтка 18 меңнән артык кеше китә, аларның 8,5 меңе туган якларына әйләнеп кайту шатлыгын күрә. Советлар Союзы Герое исеменә якташларыбыз М.Ә.Әхмәдуллин белән Н.Е.Токарликов та лаек була. Бүгенге көндә район һәм шәһәрдә 384 фронтовик исәпләнә. Җир шарының төрле почмакларында соңгы дистә еллар эчендә кабынган кайнар нокталарда Россия солдатлары батырлык һәм хәрби осталык үрнәге булуын күп тапкырлар раслады инде. Әлмәт муниципаль районыннан 1200дән артык ир-егет Әфганстан һәм Төньяк Кавказда хезмәт итте, шуларның 131е төрле югарылыктагы хәрби бүләкләргә лаек булды. Аларга алмашка килгән яшь буын илебезнең төрле почмакларында хәрби бурычларын намус белән үти. Район хәрби комиссариаты менә ничә ел рәттән инде яшьләрне армия хезмәтенә әзерләүдә республикада иң яхшылардан исәпләнә. Бүгенге көндә Россия армиясе сафларында Әлмәт муниципаль районыннан 514 егет хезмәт итә. Бу хакта үзенең тәбрикләү сүзендә Хәрби комиссариатның Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ришат Сабиров ассызыклап узды. Ульяновск шәһәрендә урнашкан 31 нче десант-штурм бригадасы, Саратов шәһәренең оборона министрлыгы баш идарәсе частенә хезмәт итүче егетләребез күпләргә үрнәк. Кайда гына булсалар да, алар югары хәрби әзерлек белән аерылып тора. Ришат Сабиров хәрби-патриотик тәрбия эшен оештыру, һәртөрле ярдәм күрсәткәннәре өчен район җитәкчелегенә, предприятиеләргә, нефтьчеләргә, авыл җирлеге башлыкларына олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Патриотик рухтагы җырлар, биюләр белән аралашып барган бәйрәм чарасында бүләкләүләр дә күп булды. Россия Федерациясе оборона министрлыгының “Хәрби-һава көчләренә 100 ел” медале Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан запастагы подполковник Генадий Денисовка тапшырылды. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты Мактау грамоталары белән Россия Хәрби Кораллы Көчләренә белгечләр әзерләүдә актив эшчәнлек алып баручы, запастагы сержант, РОСТО ДОСААФ автомәктәбе укытучысы Фәрит Якупов, “Жилбытсервис” ЯАҖ директоры, запастагы полковник Закуан Муфазалов, 2 нче лицей укытучысы, запастагы старшина Сергей Самойлов, “Десантниклар Союзы” идарәсе җитәкчесе Булат Заһитов, Хәрби комиссариатның бүлек җитәкчесе Марина Клементьева бүләкләнде. Фәрит Якуповка “Совет Армиясе һәм хәрби-диңгез флотына 95 ел” мактаулы билгесе дә тапшырылды.

Фәрдия Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International