Яшьлек, иҗат, заман

2013 елның 22 феврале, җомга
“Фән ул – кешеләргә рәхәтлек бирә торган спорт, акыл гимнастикасы” дип язып калдырган Альберт Эйнштейн. Гасырлар дәвамында әлеге канатлы сүзләр актуальлеген югалтмаган. Бүгенге инновацион технологияләр чорында фәннең әһәмияте аеруча зур. Әлмәт политехника техникумы бу юнәлештә иң актив эшләүче уку йортларының берсе. 10 ел дәвамында уздырылган чараларның нәтиҗәсе буларак, студентлар республика, россиякүләм уздырылган конференцияләрдә, бәйгеләрдә катнашалар, призлы урыннарга лаек булалар. 20 февраль көнне техникумда “Яшьлек, иҗат, заман” дип исемләнгән X фәнни – гамәли конференция булып узды. Кунакларны техникум директоры Илдар Баһманов, “Татнефть – РемСервис” ЯАҖ кадрлар бүлеге җитәкчесе Любовь Новикова сәламләде. Ике турда узган чарада 50 дән артык эш тикшерелде. Студентларның фәнни эшләре 5 секциядә каралды, һәрберсе буенча иң лаеклылар билгеләнде.

Эшләре югары бәя алучыларны студентларның “Инноватика” фәнни җәмгыять Советы рәисе Зөлфия Сафина тәбрикләде, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Ф.САБАЛЫ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International