Марат Әхмәтов: «Әлмәт – милли спорт татар көрәше башкаласы»

2013 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген нефтьчеләр башкаласында герой-шагыйрь Муса Җәлил призына татар–башкорт милли спорт көрәше республика бәйгесе башланып китте. Идел, Урал халкының милли көрәш сөючеләрен “Теннис–Сити” спорт комплексы туплаган ярышларда республикабыз һәм күрше төбәкләрдән 57 команда катнаша. Аларны сәламләргә Премьер– министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры, республиканың татар милли спорт көрәше федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Минназыйм Сәфәров һәм башка мәртәбәле кунаклар килгән иде.

Ярышларны район башлыгы Мәҗит Салихов ачты. “Бүген шәһәребездә зур спорт бәйрәме. Герой– шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган ярышларның Әлмәт шәһәренә –60, Татарстан нефте табылуга –70 ел тулган юбилей елында уздырылуы икеләтә куанычлы. Бүгенге республика ярышларының безнең җирлектә уздырылуы белән без чиксез горурланабыз, чөнки татар – башкорт көрәшенә булган игътибар, аның әһәмияте елдан – ел арта бара. Әлмәтлеләрнең дә бу иң яраткан спорт төре. Батырларыбыз республика, Россия, дөньякүләм уздырылган ярышларда танылган кешеләр. Нәтиҗәләребез дә яхшы, 2012 ел күрсәткечләре буенча “Иң көчле команда” дигән исемгә лаек булдык,”– дип ассызыклап узды район башлыгы. Батырларның матур алымнар кулланып, хәрәмләшмичә, имгәнмичә ярышларны уздыруларын теләде.

Марат Әхмәтов үзенең чыгышын тәбрикләү сүзләре белән башлады.

–“Мин үземне нефтьчеләр башкаласында дип түгел, республикабызның милли спорт татар көрәше башкаласында дип хис итәм. Башта бу исем белән Казанны атый идек, аннары Яр Чаллы спортчылары активлык күрсәтте. Бүгенге көндә әлеге мәртәбәле исемгә Әлмәт шәһәре лаек. Сезне чын күңелдән котлыйбыз! Нефтьчеләр башкаласы озак еллар дәвамында милли көрәшне үстерүгә лаеклы өлеш керткән, республика, Россия күләмендә танылган батырлар, көрәшчеләр тәрбияләп үстергән данлыклы төбәк,” – диде ул. Бүгенге республика ярышларын уздыруга бик теләп алынулары, югары дәрәҗәдә оештырулары өчен район җитәкчелегенә олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Алга таба тантаналы өлеш бүләкләр белән дәвам итте. 2012 ел нәтиҗәләре буенча Әлмәттән Руслан Нургалиев “Иң яхшы көрәшче” номинациясендә билгеләп үтелде.

Рәсми өлештән соң келәм батырлар карамагына күчте. Ике көн дәвам итәчәк ярышларда республиканың иң көчле спортчылары ачыкланачак.

Ф. ХӘСӘНОВА
“ӘЛМӘТ ХӘБӘРЛӘРЕ” ГАЗЕТАСЫ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International