Татарстан Республикасында төзелеш өлкәсендәге программаларның ничек тормышка ашырылуы турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифаларын башкаручы Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, торак фонды мониторингы системасы мәгълүматлары буенча, республикада капиталь ремонт эшләре 4 млрд 891 млн 344 мең сумлык башкарылган, бу планның 73,52% ын тәшкил итә.