26 сентябрь көнне 11:00 сәгатьтә бөтен дөнья буйлап татар телендә белем бирүне тикшерү буенча "Татарча диктант" дигән белем бирү акциясе узачак.
Акциянең максаты - дөрес язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, филологларны һәм татар теле укытучыларын популярлаштыру.