Бүген, 2020 елның 13 сентябрендә, бердәм тавыш бирү көнендә Әлмәт муниципаль районында Татарстан Президенты һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау уза.
Алдан тавыш бирү көннәрендә бүген дә 111 меңгә якын шәһәрле һәм 38 мең авыл кешесе үз сайлауларын ясый алачак.
Якшәмбе иртәсенә карамастан, Шевченко ур., 174 адресы буенча урнашкан 823нче номерлы шәһәр сайлау участогында беренче сайлаучылар пәйда булды, аларны участок сайлау комиссиясе әгъзалары ачык йөз белән каршы ала.