Бүген Әлмәт бөтен Россиядән җиңел атлетлар һәм спорт сөючеләр очрашуы урынына әйләнде.
TIMERMAN спорт ярышлары сериясе кысаларында нефть шәһәрендә барлык теләүчеләр өчен музыкаль ярыммарафон узды. Спорт чараларында барлыгы 1500 дән артык кеше катнашты. Алар Россия Федерациясенең 63 шәһәреннән һәм 12 субъектыннан иде.