Бүген Әлмәт муниципаль районында вакытыннан алда тавыш бирү башланды, ул 11 һәм 12 сентябрьдә узачак.
Муниципаль район территориясендә 114 сайлау участогы (60 – шәһәрдә, 54 – районда) оештырылган. Бу көннәрдә тавыш бирү өчен участоклар 8дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк. Барлык теләүчеләр өчен гриппка каршы вакцинацияләүнең мобиль пункты оештырылды.