Белем көнендә-1 сентябрьдә Әлмәт политехника техникумы базасында «Мәгариф» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла торган «IT-куб» балаларга цифрлы белем бирү проектына старт бирелде.
Чарада катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Анна Сидоренко, үзәкне ачу өчен республиканың көньяк-көнчыгышында мәгълүматлаштыру һәм цифрлы белем бирү өлкәсендә уңышлы эшчәнлек алып баручы иң лаеклы уку йорты сайлап алынуын билгеләп үтте.