Яңа урманның 25 гектары

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Түбән Мактама янында яңа урман нигезе салынган. Агымдагы елның августында «Татнефтегазпереработка» идарәсе һәм бистә арасында 17,5 гектар мәйданда 30 мең триплоидлы усак үсентесе утыртылды.

Эшләр механикалаштырылган һәм кул белән алып барылды. Подрядчы булып «Интех-лес»ҖЧҖ торды. Элегрәк, агымдагы елның май аенда, 7 гектарда 14 мең үсенте утыртылган иде, дип яза «Нефтяные вести» газетасы. Барлык эшләрне дә УТДП алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International