Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәттә мәктәпләр яңара
2013 елның 18 феврале, дүшәмбе
Хәбәр иткәнебезчә, быел республиканың 162 гомумбелем бирү һәм 7 коррекция мәктәбенә капиталь ремонт уздырылачак. Агымдагы елга программа күләме 2,5 миллиард сум тәшкил итә. Исемлектә Әлмәт муниципаль районы уку йортлары да бар. Татарстан буенча 62, ә безнең районда барлык мәктәптә дә ремонт башланган.
Капиталь ремонт калабызның 1, 6, 9, 11, 13, 15, Түбән Мактамадагы 1 һәм 2 нче, Рус Акташы һәм 19 нчы коррекция мәктәпләрендә уздырыла. Әлмәткә республикадан 191 683 400 сумлык лимит бирелгән. Программа нигезендә аларда 8 төрле эш башкару – түбә, инженерлык коммуникацияләрен, санузелны, тәрәзәләрне, бинага керү урынын, эчке ишекләрне алыштыру, фасадны буяу, отмосткаларны төзекләндерү каралган. Дүшәмбе көнне район башлыгы Мәҗит Салихов мәктәпләрдәге эш барышы белән танышып йөрде.
Исемлеккә 30 елдан артык кулланылышта булган уку йортлары кертелгән. Быел бәхетлеләр арасына эләккән 15 нче мәктәп 1971 елда ук төзелгән. Коллектив биредә мондый зур, күләмле ремонтның үткәрелгәнен хәтерләми. Мәктәп директоры Азат Вәлиуллин узган ел 4 җылылык батареясының шартлавын, салкын көннәрдә төнлә суны агызып калдырырга туры килүен искә төшерде. Бер сүз белән әйткәндә, 15 нче мәктәпкә капиталь ремонт бик тә кирәк. Тәрәзәләр дә алыштыруны көтә, директор спортзалны да яңартырга хыяллана. Подряд оешмасы “СК Стройкомплект+” ҖЧҖ 6 февральдә эшкә керешкән. Мәктәпнең дүртенче катын бушату өчен уку расписаниесе үзгәртелгән.
Подряд оешмалары алдына эшләрне яңа уку елына кадәр, августка тәмамлау бурычы куелган. 13 нче мәктәпкә билгеләнгән “Әлмәт төзелеш компаниясе” ҖЧҖ җитәкчелеге графиктан тайпылмаска ышандырды. Бүген эшчеләр түбә алыштыру өчен материаллар китерү, җылылык системасын ясау белән мәшгуль.
19 нчы коррекция мәктәбендә инде эш кайный. Ремонт өчен 45 миллион 734 мең сум акча бүлеп бирелгән. Узган ел 2 нче мәктәптә капиталь ремонт ясаган подряд оешмасы “Имидж-Строй” җәмгыятен мәгариф идарәсе үзе сорап алган.
9 нчы мәктәп шулай ук 1971 елда төзелгән булган. Әлеге уку йорты җитәкчелеге идәннәр өчен дә кайгыра. Идәннәрне алыштыру ремонт эшләре исемлегенә кертелмәгән. “АИСК” җәмгыяте шулай ук капиталь ремонтны башлап җибәргән. Алар да 17 819 500 сумны вакытында үзләштерергә вәгъдә итә.
1 нче мәктәпнең 1957 елда ук төзелеп, күпме укучыны кул эшенә өйрәткән остаханәсе дә, ниһаять, быел яңартылачак. Таушалган булуына карамастан, хезмәт, технология дәресләре һаман да биредә уза. Укучыларның иң яраткан урыны ул. Ремонт мәктәпкә дә үтеп керәчәк, электрүткәргечләр алыштырылачак, ишектән керү урыны ясалачак һәм тагын берничә эш башкарылачак. Мәгълүм булганча, 1 нче мәктәпнең шефлары – “Татех” җәмгыяте уку йортына һәрвакыт ярдәм итеп тора. Шуңа күрә дә мәктәпнең бу яктан проблемалары әллә ни күп түгел.
Район башлыгы башка мәктәпләрдә дә булды. Ул капиталь ремонт барышына көн дә контроль булачагын җиткерде. Һәрбер уку йортына район башкарма комитетыннан җаваплы кешеләр билгеләнгән. Шунысы куанычлы, ремонт кирәк булган мәктәпләр саны елдан-ел кими бара. Узган ел өч мәктәп ремонтланды, быел аларның сафы тагын 10га ишәячәк. Шәһәрдә һәм районда 30 елдан артык тарихы булган мәктәпләр саны – 38. “Программа киләчәктә дә эшләсә, без аларны капиталь ремонт исемлегенә кертү өчен тырышачакбыз”, – диде Мәҗит Хаҗипович.
Ирина Апачаева
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз