Рөстәм Миңнеханов Ленин урамы буйлап йөреп чыкты һәм фәнни-тикшеренү һәм белем бирү үзәге төзелеше проекты белән танышты

2020 елның 5 сентябре, шимбә

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Фәнни-тикшеренү һәм белем бирү үзәге төзелә торган төзелеш мәйданчыгында булды.

Объектның заказчысы - «Татнефть» ГАҖ, төзелеш 2019 елның җәендә башланган.

Студентлар кампусы Әлмәт шәһәренең югары нефть мәктәбе өчен төзелә. Объектлар берничә чиратка тапшырылачак. Шулай итеп, беренче этапта студентлар һәм аспирантлар өчен тулай торак төзеләчәк.  Тулай торакны агымдагы елның октябрендә файдалануга тапшыру күздә тотыла, тагын бер бина-агымдагы елның декабрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International