Бүген Әлмәттә традицион рәвештә ике бәйрәм - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне һәм Шәһәр көне билгеләп үтелә.
Тантаналы чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов һәм район башлыгы Тимур Нагуманов катнашында анимация мәктәбе ачылды.