Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре! Хөрмәтле тармак ветераннары!

2020 елның 5 сентябре, шимбә

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Нефть эше - нефть чыгару, нефть химиясе һәм нефть сервисы предприятиеләре, эшкәртү производстволары, транспорт, машина төзелеше, төзелеш хезмәткәрләре эшенә бәйле катлаулы технологик һәм оештыру процессы.

Хезмәткәрләрнең югары профессиональлеге, җаваплылык һәм компетенцияләрне сыйфатлы үстерү тармакка уңышлы, тотрыклы һәм заманча булырга мөмкинлек бирә.

Быел без «Татнефть» компаниясе оешуга 70 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бу-бөтен Әлмәт, бөтен Татарстан Республикасы горурлыгы һәм зур бәйрәм. Өзлексез үсеш, Яңа вакыт чакыруларын хәл итүгә инновацион алымнар компанияне ел саен сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә чыгара. Алгарышка омтылу, яхшырту һәм модернизацияләү, җитештерүне нәтиҗәле диверсификацияләү һәм технологияләрне үстерү, грамоталы идарә итү карарлары, хезмәткәрләрнең һөнәри-шәхси үсеше турында кайгырту һәм көчле корпоратив культура компаниягә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International