Әлмәт бадминтон буенча көньяк-көнчыгыш лига беренчелеген һәм чемпионатын кабул итте

2013 елның 17 феврале, якшәмбе
Бу юлы калабызга Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Сарман һәм Ютазыдан 150 спортчы килде.

Әлмәтлеләр спортның бу төре буенча да сынатмады: 2000-2001 елгы яшь төркеме арасында 16 нчы мәктәптән Регина Гәрәева беренче урынны алды. 1997-1998 елда туганнар арасындагы парлы разрядта 24 нче мәктәптән Лилия Монасыйпова һәм Айгөл Мортазина, 1999-2000 елгылардан шулай ук парлы разрядта Әдилә Димеева һәм Лениза Әхмәдиева икенче урынга чыктылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International