Авыл проблемалары бергәләп хәл ителә

2013 елның 15 феврале, җомга
Авылларда отчет җыелышлары дәвам итә. 14 февраль көнне Миннебай авылы башкарма комитеты да халык алдында еллык башкарган эшләренә хисап тотты. Җыелышта башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов, Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Извил Габдракипов, депутатлар, төрле служба вәкилләре катнашты.

Миннебай – районыбызның иң төзек авылларының берсе. Җирлек башлыгы үзенең чыгышында билгеләп узганча, социаль-икътисадый үсешне тәэмин итү уртак эш нәтиҗәсе. Авыл җирлегенә ике торак пункт, Миннебай авылы һәм Миннебай станциясе керә. Шәһәргә якын һәм тормыш шартлары чагыштырмача югары булганлыктан, биредә яшәргә теләүчеләр саны да елдан-ел арта бара. Бүгенге көндә Миннебай авылы җирлегендә 2063 кеше яши, узган ел дәвамында 19 бала дөньяга килгән, 24 кеше үлгән. Хәрби учетта 374 ир-егет исәпләнә, 2012 елда армия сафларына 5 егет алынган.

Башкарма комитетның еллык бюджеты мөлкәт, җир салымы һәм физик затларның керемнәреннән төзелә. Икътисадый күрсәткечләр 108 процентка үтәлеп, 6 млн 458 мең тәшкил итә. Авылда һәм станциядә мәктәп, 95 балага исәпләнгән балалар бакчасы, ике ФАП, ике почта, китапханәләр, Фатих Кәрими музее уңышлы гына эшләп килә. Халыкка 7 азык-төлек кибете, Саклык банкы филиалы хезмәт күрсәтә. Авыл уртасында урнашкан мәчеткә яше дә, карты да бик теләп йөри.

Җирлек башлыгы Илдар Рәхимов ассызыклаганча, һәрбер истәлекле бәйрәмнәр депутатлар, төрле тармакларда хезмәт куючы эшмәкәрләр белән берлектә уздырыла. Авыл яшьләре спорт белән теләп шөгыльләнә, турнирлар, ярышлар уздырыла.

Халыкның тормыш шартларын яхшырту юнәлешендә дәүләт программалары зур ярдәм итә. Фермерлар Бикчурин Равил һәм Батталов Гаязга Әлмәт муниципаль районы бюджетыннан һәрберсенә 330 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелгән, савым аппаратлары бирелгән.

Су белән тәэмин ителеш – өчен көн кадагында торган мәсьәләләрнең берсе. “Татнефть” ААҖ тарафыннан бирелгән 2,28 млн сум акчага “Әлмәт– Водоканал” җәмгыяте ярдәме белән төп су линиясен тәэмин итүче насос станцияләре монтажланган, “Чиста су” программасы кысаларында 6 км 59 метр озынлыкта торбалар салынган. Бүгенге көндә 4,5 км чиста су линиясен үткәрү бурычы тора. Вокзал урамы тыкрыгында 170 метрлы су үткәргечне сузуда авыл җирлеге депутатлары Олег Нестеров һәм Илдус Вафин булышлык күрсәткән. Медпунктка, “Кояшкай” балалар бакчасына, мәктәпкә өстәмә торбалар үткәрелгән.

Авыл Советы депутаты Ф.Л.Щелков булышлыгы белән Миннебай авылы мәдәният йортына 652 мең сум акча бүленгән, ремонт эшләре башланган инде.

Спорт мәсьәләләре дә игътибардан читтә калмый. Футбол һәм волейбол командалары өчен 10 комплект (50 мең сумлык) форма, спорт инвентарьләре алынган, хоккей корты, җылытылган киенү-чишенү бүлмәсе төзелгән, барлыгы 2 млн 101 мең сумлык эш башкарылган.

Тирә-як мохит һәм табигатьне саклау миннебайлылар өчен дә бик мөһим. Әлмәт муниципаль районы күләмендә уздырылган бәйгедә Миннебай башкарма комитеты 2 нче урынга лаек булган. Даими рәвештә экологик өмәләр уздырыла, Сабантуй мәйданына 100дән артык агач утыртылган.

2013 елга да планнары зурдан. Миннебай станциясен су белән тәэмин итү, Елга урамын асфальтлау, Мәдәният йортының түбәсен ябу, Фатих Кәрими урамындагы 22 йортка газ үткәрү - шуларның иң күләмлесе.

Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов Миннебай авылы башкарма комитеты эшчәнлеген югары бәяләде.

– Депутатлар, предприятие җитәкчеләре, авыл халкы уртак максатларга хезмәт иткәндә, нәтиҗәләр дә югары була, – диде ул. Балалар бакчасының түбәсен ябу, 3 урамнарны су белән тәэмин итү, ике авылга тагы бер мәчет салуга кагылышлы сорауларга җаваплар бирде.

Фәрдия Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International