Бүген, Белем көнендә Миңлебай авылында икеләтә бәйрәм. Сугышта катнашучы, язучы, педагог, тарихчы, публицист, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, премия лауреаты Рафаил Төхвәтуллин, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы, Мөдәррис Әхмәтзаки улына стеланы ачу булды.
Чарада Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, "ТаграС-ХимСервис" ҖЧҖ генераль директоры Марсель Хаҗиев, ӘМР ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, Мөдәррис Әхмәтзаки улының улы Нәфис Ибраһимов, татар зыялылары вәкилләре, укучылар һәм укытучылар катнашты.