Әлмәттә инженерлык лицее беренче укучыларын кабул итте

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Бүген, Белем көнендә, инженерлык лицеенда беренче тапкыр мәктәп кыңгыравы яңгырады-яңа уникаль уку йорты үзенең беренче укучыларын кабул итте.

Лицейда 860 бала белем алачак, шуларның 160ы - беренче сыйныф укучылары.
Беренче сыйныф укучыларының тантаналы линейкасы укучылар һәм педагоглар флешмобы белән ачылды. Лицеистларны һәм аларның ата-аналарын әлеге истәлекле вакыйга белән котларга мәртәбәле кунаклар килде: Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм «Татнефть» компаниясе генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International