Балалар – тормыш бизәге

2013 елның 15 феврале, җомга
Дәүләт гражданлык актларын теркәү идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Әлмәт юбилейлар елын лаеклы каршылый. 2012 елда туып теркәлү узган балалар саны соңгы 20 ел эчендә иң зурысы. Әлмәт муниципаль районында 3162 нәни гражданин дөньяга килгән, бу узган елгы белән чагыштырганда 311гә артык, ә инде 2000 елдагыдан 68 процентка күбрәк! Әлмәт шәһәре тарихына иң күп балалы ел булып 1960 ел кереп калган, ул вакытта 5025 сабый теркәлгән. Дөнья күләмендә ир-атларның кимү тенденциясе күзәтелсә дә, нефтьчеләр башкаласында процесс кирегә эшли. 2011 елда, мәсәлән, кызларга караганда малайлар 59га, 2012 елда 198гә артыграк туган. Соңгы 5 ел нәтиҗәләрен кушып исәпләгәндә, бүгенге көндә кызларга караганда 404 малай күбрәк.

Республикада 1000 кешегә 14,7 яңа туган сабый туры килә. Әлмәттә бу күрсәткеч 15,9, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән азга гына калышып, 3 нче позицияне били. Шул ук вакытта, тулы булмаган гаиләләрдә теркәлгән нарасыйлар да күбәя. 2011дә андыйлар саны 464 булса, 2012дә 535кә күтәрелгән. 3162 сабыйның 5сеннән баш тартканнар.

Гаиләләрдә икенче, өченче һәм дүртенче балаларның туу очраклары да арткан. Икенчеләрен табучылар 2011гә караганда100гә, өченчеләрен табучылар 44кә күбрәк. Шул ук вакытта, олыгаеп бала табучылар да еш очрый. Узган ел иң олы әнигә 48, әти кешегә 54 яшь булуы теркәлгән. 2011 елда исә парларның берсенә 53, икенчесенә 61 яшь булган. Мондый тенденцияне гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән озак вакытлы программаларның нәтиҗәсе дип бәяләү кирәктер. Тагы бер кызыклы факт, Әлмәт игезәк балалар табу буенча беренче урында - бер елга 32 пар. Республика буенча мондый табигать могҗизалары 538 пар, шуларның өчесе 3 игезәк.

Баланы курчак урынына күреп бик яшь килеш мавыгып китүчеләр дә бар. Мәктәптә белем өстисе урынга 15 яшьлек кыз иң яшь әни, 18 яшьлек малай әти булырга өлгергән.

Гаиләдә икенче, өченче бала тууын тагы бер факт раслый. Чөнки, гражданлык актларын теркәү идарәсенә килеп язылышучылар узган елгыдан 14 процентка кимрәк, 1726 пар, бу 1000 кешегә 8, 7 гаилә туры килә дигән сүз. Үзләрен никах җепләре белән бәйләргә теләк белдерүче ир-егетләрнең 80 проценты 20-35, кызларның 70 проценты - 20-30 яшьтә.

Гаилә коручыларның 70 проценты беренче тапкыр язылыша. Әлмәт районы һәм шәһәре буенча чит ил гражданнары белән 41 гаилә теркәлгән. Германия, Төркия гражданнары белән берәр , ә инде Кыргызстан, Таҗикстан гражданнары белән 7 һәм 16 акт рәсмиләштерелгән.

Аерылышучылар саны узган елгы дәрәҗәдә саклана. Гражданлык актларын теркәү идарәсе мәгълүматларын анализлаганнан соң түбәндәге картина ачыкланган. Бергә яшәүнең беренче 5 елында 20, 10 елдан соң - 31, 15 елдан соң һәр өченче гаилә таркала. 25 еллык көмеш туйларын 10 парның 4се генә билгели ала.

Димәк, бер-беребезгә карата сабыр, игътибарлы, кайгыртучанрак булырга кирәк. Авыр чакта таяныр, шатланганда сөенечеңне бүлешер кешең булганда гына тормыш ямьле, яшәү матур.

Фәрдия ХӘСӘНОВА, “Альметьевский вестник”– “Әлмәт хәбәрләре” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International