"Халык контроле"ндә әлмәтлеләр бик актив

2013 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе
Алар тарафыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми порталындагы әлеге бүлеккә февраль башыннан 27 хәбәр юлланган.

Барысына бергә 446 кеше теләктәшлек күрсәткән. Статистика шуңа ишарәли, халыктан кергән 1 шикаять буенча чаралар күрелгән, 26 сы буенча әле эш алып барыла.

"Сөләйманова урамындагы 1 нче йорт каршында 20 тонналы Маз фурасы кыш чыга. Ул юлны чистартучыларга да тоткарлык тудыра, шулай ук юл хәрәкәтенә дә комачаулый. Гомумән, аның бирегә ничек кергәнлеге аңлашылмый - йөк машиналары хәрәкәтен чикләү турында юл билгеләре барлык урынга да урнаштырылган ич?!"

Әлеге хәбәрне юллаучы хаклы. Аңа 27 кеше тавыш биргән. ЮХИДИ хезмәткәрләре бу хакта хәбәрдәр түгел микән әллә? Бәлки Маз хуҗасы өчен юл йөрү кагыйдәләре аерым кысалар белән чикләнәдер. Бу мәсьәлә башкарма комитетка йөкләтелгән. Җаваплылар югарыдагы сорауларга җавап эзләр һәм тиз арада аңа ачыклык кертер дип ышанабыз.

Бүгенге заманны кәрәзле телефоннан башка күз алдына да китереп булмый, бер көн элемтә булмаса, дөньядан аерылган кебек хисләр туа. Шуңа да алдагы шикаятьне җиткерүчене аңларга була:
"Шевченко урамында МТС сыйфаты бик начар. Элемтә даими югала. Миңа шалтырата алмыйлар, 3G интернеты юк дәрәҗәсендә, бары тик Edge гына күренгәли. Бер нәрсә эшләр хәл юк."

Сәбәп башкада (телефонда) дип әй- теп булмый, тагын 30 кеше моны раслый. Димәк, замана технологияләре алга киткән чорда, шәһәребезнең бер почмагына алгарыш җиле "барып җитмәгән" дип әйтергә җирлек бар. Сәер, әлбәттә.

Алдагы хәбәр һәрбер урамга кагыла: "Пычрак кар юллардан чистартылып, читкә чыгарылмый, ә юл кырыена чәчелә. Безнең калага болай да сафлык җитеп бетми, экология начар. Шәһәрнең эстетик кыяфәте дә бозыла, кешеләргә дә моны күзәтү яхшы кәеф тудырмый." Сергей атлы хәбәр юллаучы бу урында Герцен урамын күз уңында тоткан. Аның сүзләре белән һич килешми мөмкин түгел. Тиешле службалар бу турыда бераз "баш ватсын" иде.

Соңгы көннәрдә "Халык контроле"ндә бик актив язучы Ирекне Маяковский урамының буеннан-буена һәр киселештә 3.2 "Хәрәкәт тыела" билгесе урнаштырылуы борчый: "Бу билгене куюга нәрсә этәрде икән? Бары тик эшләүчеләр һәм шунда яшәүчеләр генә йөри алучы бу урам нәрсәсе белән башкалардан аерыла?" - дигән сорау белән мөрәҗәгать итә ул. Тагын 23 кеше моңа игътибар иткән. Аларның берничәсе фикерен дә белдергән:
- Хуплыйм!!!
- Мин дә! Әлеге билгеләрнең ни өчен икәнлекләре аңлашылмый. Юл хәрәкәте биредә тыгыз. Ленин урамыннан ике як юнәлештә дә машиналар күп йөри.
- Күптән аларны алырга кирәк, сана- торийга да машина белән барып булмый, авырулар кварталны җәяүләп узарга мәҗбүр булалар...
- Беркем дә әһәмият бирмәүче бу билгеләрне алырга кирәк.

Машина саны буенча танылу алган Әлмәт өчен бу хәл ителергә тиешле мәсьәләдер, мөгаен. "Бары тик эшләүчеләр һәм шунда яшәүчеләр генә йөри алучы бу урам нәрсәсе белән башкалардан аерыла?" - җавабы кызыксындыра.

"Советская урамыннан түбәндәрәк, "8 Миля" һәм "Карат" биналары артында, "Төньяк" гараж комплексында елдан артык, көн саен ассенизатор машинасы килеп канализацион коллектор люгына калдыклар түгә. Ямьсез күренеш. Гаражларга юллар да җимерелеп бетте..." (Әлеге мизгел фотога төшереп алынган.)

Шулай ук халыкны "уяткан" бу хакыйкать:
- Афәрин, Александр, Табигатьне саклау өлкәсендәге законны бозуның конкрет мисалы тер- кәлгән. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы инспекциясенең отчетын ишетәсе (укый- сы) килә, КАМАЗдагы әлеге ассенизаторга нинди җәза бирелде икән?
- Тотсалар - штраф салырлар, ә тегеләре үз чиратларында калдыкларын башка урынга барып бушата башларлар. Андыйларның машиналарын, әйткәндәй, җинаять коралын конфискацияләргә кирәк.

Министрлык бу заявканы көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсенә юллаган. Республикада игълан ителгән Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елында шәһәребез бу- енча "иркенләп" чүп-чар таратучыларга карата җитди карарлар күренергә тиештер?!

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
"Әлмәт таңнары" газетасыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International