Район башлыгы Тимур Нагуманов "Ветеран" үзәге эше белән танышты

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева, үзәк директоры Рөстәм Гәрәев, район ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, социаль яклау идарәсе рәисе Кадрия Гыйматдинова озатуында район башлыгы дәвалау кабинетларында булды, медик-социаль тернәкләндерү һәм социаль адаптация бүлекләрендә булды, хезмәткәрләр белән сөйләште, үзәкнең нәрсә белән яшәвен һәм киләчәккә планнар коруын белде.

2020 ел – «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә 25 яшь. Учреждение 1995 елда, пенсионерларны социаль яклау үзәге буларак оештырылган. 2012 елның мартында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International