Түбән Мактамадагы Некрасов урамын масштаблы реконструкция көтә

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Түбән Мактамада Некрасов урамында, «Татнефть» ГАҖ һәм компаниянең генераль директоры Наил Өлфәт улы Магановның шәхси инициативасы белән яңа иҗтимагый киңлек барлыкка киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, нәкъ бер ел элек, 2019 елның августында, Түбән Мактама халкының «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм район башлыгы Тимур Нагуманов белән очрашуы узды.

Аралашу барышында халык Некрасов урамы территориясен төзекләндерүне сорады һәм аларга Некрасов урамы буенча парк зонасы, ябык беседкалар, ял зонасы, Дан аллеясы булдырырга, мәдәният йорты каршында урам чаралары өчен җәйге сәхнә (амфитеатр) һәм эскәмияләр урнаштырырга, өч бинага капиталь ремонт ясарга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International